

- 8
- Episodes
- 2020
- First episode
About ВәТ өчпочмак
“Ватаным Татарстан” газетасыннан өр-яңа, моңарчы булмаган проект – татар телендә подкаст. “Вәт өчпочмак” кысаларында төрле темаларга аралашып, кызыклы шәхесләрне тәкъдим итеп, проблемалы сорауларны күтәрергә ниятлибез!
- Publisher
- Ильяс Багауов
- Category
- society & culture
- Language
- tt
- Explicit
- No
- First episode
- 14 Feb 2020
- Latest episode
- 14 Mar 2020
Latest episodes
8 episodes in the feed.

14 Mar 2020
ВәТ өчпочмак#7. Кунакта - эколог, КФУ хезмәткәре Наил Назаров
Экологик яшәү рәвеше турында еш сөйлибез. Әмма бу әле кирәкмәгән урында чүп ташламау дигән сүз генә түгел. Бездә экологик культура нинди дәрәҗәдә? Аны балачактан тәрбияләү кирәкме? Татарстанда төзеләчәк чүп яндыру заводы гади халык өчен зур куркыныч тудырамы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "ВәТ өчпочмак"ның (https://vk.com/vatanym) чираттагы чыгарылышында ишетә аласыз. Кунагыбыз - КФУ мөгаллиме, эколог Наил Назаров (https://vk.com/id21090052) Кызык өлешләр: 1:30 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=1m30s) - Кышка охшамаган кыш, һава торышының кешегә тәэсире 4:45 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=4m45s) - Экологик яшәү рәвеше, экологик культура турында 6:50 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=6m50s) - Пластиктан баш тарту 8:40 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=8m40s) - Чүпне аерым җыю нәтиҗәсен бирәме? 11:26 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=11m26s) - Экология класслары - алар кирәкме? 15:25 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=15m25s) - Балаларның экологик үзаңын үстерү кирәкме? 16:06 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=16m6s) - Кунагыбыз ни өчен эколог һөнәрен сайлавы турында сөйли 17:15 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=17m15s) - "Монда калыр идем. Проблемалар күп..." 17:40 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=17m40s) - Су кыйммәтле ресурсмы? 22:20 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=22m20s) - Ел да яз җиткәч кошлар, балыклар үлә. Сәбәбе? 25:00 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=25m0s) - Чишмәләрне барлау эше барамы? 27:44 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=27m44s) - Республикадагы иң чиста район кайсы? 29:50 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=29m50s) - "Без булдырабыз!" 31:00 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=31m0s) - Чүп яндыру заводы турында 36:55 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=36m55s) - Чүпне читтән дә ташырлармы? 41:10 (https://vk.com/podcast-183169097_456239026?t=41m10s) - Табигатьне саклыйм дисәң, нишләргә?

10 Mar 2020
ВәТ өчпочмак#7. Кунакта - Рөстәм Галиуллин
Язучы Марат Кәбиров һәм журналист Гөлинә Гыймадова "Ватаным Татарстан" газетасының проектының әдәбиятка багышланган сәхифәсен башлап җибәрә. Бүген алар белән татар әдәбиятының киләчәге турында язучы, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин фикер алышачак. Нишләп бүгенге татар әдипләре дөньяга танылырлык әсәрләр иҗат итмиләр? Язучы булып кына яшәргә мөмкинме? Татар әдәбияты укучыларын югалтып бетермәдеме? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны әлеге чыгарылышта таба аласыз. Кызык өлешләр: 1:18 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=78s) - Татар әдәбиятының бүгенге хәле нинди? 2:25 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=145s) - Әдәбиятта кеше кадерсезләнә 4:45 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=285s) - Укучы югала 7:20 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=440s) - Язучылар үз-үзен алдап яшәмиләрме? 8:30 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=510s) - Электрон китап vs Кәгазь китап 10:10 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=610s) - Татар язучылары мәгарәдә калган 12:00 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=720s) - Үзенчәлекле яшь татар язучылары бармы? 15:47 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=947s) - Татар әдәбияты Татарстан белән генә чикләнә. Сәбәбе? 16:20 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=980s) - Язучы булырга өйрәткән китапларның файдасы бармы? 17:55 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1075s) - Хәзерге татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштыру 20:20 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1220s) - Чит илдәге язучылар белән әдәби очрашуларны ничек үткәрергә? 21:48 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1308s) - Татар әдәбияты кайсы яктан аксый? 23:25 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1405s) - Яшьләрне үзәккә чыгару мөмкинлекләре 25:45 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1545s) - Язучы һөнәрен реестрга кертергә кирәк 27:24 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1644s) - Татар әдипләре бер-берсен яклый белми 28:46 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1726s) - Заман теле - нинди тел ул? 30:36 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1836s) - Укучы зәвыгын тәрбияләү турында 32:01 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=1921s) - "Бөекләр популяр түгел, популярлар бөек түгел" 33:37 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=2017s) - Тарихи китаплар кемнәргә кирәк? 36:52 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=2212s) - Рөстәм Галиуллин прозасы башкалардан нәрсә белән аерыла? 39:06 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=2346s) - Бүгенге көндә нинди әсәр өстендә эшли 40:32 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=2432s) - Грант - цензор 42:02 (https://www.youtube.com/watch?v=UGWZR7hgzUI&t=2522s) - Блиц

24 Feb 2020
Вәт өчпочмак#6. Кунакта — көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев
Күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев “ВТ” газетасының махсус проекты – “Вәт өчпочмак” татарча подкастының яңа чыгарылышында кунак булды. Көрәшче белән булачак ярышлар, көрәшнең хәзерге халәте турында сөйләштек. Раилнең иң “тәмле” җиңүләре ничәү? Ул ничә яшенә кадәр көрәшергә җыена? Раилнең хөкемдарларга нинди сүзе бар? 1:20 – Муса Җәлил турниры: нәрсә? кайда? кайчан? 2:22 – “Оста көрәшчеләргә охшыйсы килә…” 3:07 – М. Җәлил турнирында җиңү Раил өчен нинди әһәмияткә ия? 4:00 – Ярышлар саны көрәшне танытамы? 5:09 – “Яшьләр көрәшкә тартыла…” 6:35 – Нигә тамашачы көрәш ярышларына килми? 7:40 – Көрәшчеләр башка көрәшчеләрне үз итәме? 8:35 – Көрәшчеләргә кызлар карыймы? 9:30 – Раилнең көрәш карьерасының башлангычы турында 11:35 – Раилнең бәләкәй чакта көрәшне ташлыйсы килгән?! 13:54 – “Республикага барам – җиңеләм…” 15:25 – Раилдән лайфхаклар(тәмәке, дарулар, туклану) 18:05 – Биектау vs Теләче 18:30 – Раил кайчанга кадәр көрәшәчәк? 19:00 – Россия күләм ярышларда җиңү авырлашамы? Көндәшлек бармы ? 21:00 – Кагыйдәләр мәсьәләсе турында 24:00 – “Бөтен кеше дә судья була алмый ич..” 25:05 – Раил хөкемдарларга ярышка чыгар алдыннан нәрсә дип әйтә?

24 Feb 2020
Вәт өчпочмак#5. Кунакта — мал табибы Илдус Хатыйпов
Малларны ничек дөрес ашатырга? Мал табибы нишләп Макдоналдска барып эшкә урнаша? Ни өчен Татарстан сөте начар? Бу һәм башка мөһим сорауларга "ВәТ өчпочмак"ның чираттагы чыгарылышында мал табибы Илдус Хатыйпов җавап бирде. 1:16 Авылның төп проблемасы нидә? 4:31 Татарстанда терлекчелек нинди хәлдә? 6:45 “Бездә баш санын саныйлар..” 8:12 “Һәр машинаның номеры бар, малларның колак номеры да юк” 10:02 Маллар нинди авырулардан интегә? 14:00 Малларга вакцинация ясау һәм ашату турында 17:18 Яхшы сөт нинди була? 20:53 Татарстанның сөт буенча потенциалы бармы? 24:33 Мал-туарга сүзләр дә тәэсир итә?! 25:48 Лейкоз турында 30:00 Мал табибы хезмәте дөрес бәяләнәме? 33:38 Авылга кемнәр кирәк? 36:22 Авыл кешесенә киңәшләр 43:13 “Вәт өчпочмак” яңалыклары

24 Feb 2020
Вәт өчпочмак#4. Кунакта — “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН
Чын мөселман өстәл артында үзен ничек тотарга тиеш? Сул кул белән кашык-ипи тотып ашау дөресме? Мәҗлесләрдә үзеңне ничек тотарга? Шушы һәм башка сорауларга җавапны “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН бирде. 1:20 – Cул кул белән ашарга ярыймы? 3:49 – Сулагай кешегә нишләргә? 4:20 – Рестораннардагы әдәп 6:10 – Ипине сул кулга тотып ашау хәерлеме? 10:31 – Чисталык – диннең яртысы 15:19 – Мисвак сабыны хакында 16:33 – Мәчетләрдәге чисталык турында 19:38 – Мәҗлесләрдә мул табыннар – замана таләбеме? 24:10 – «Ашарга дисәң, барысы да килә» 29:04 – “Мәчеткә төрле кеше йөри..” 30:45 –Толерантлык турында 34:08 – Мәҗлесләрне өйдә уздырумы яки мәчеттә үткәрү хәерлеме? 39:29 – “Чын мөселман алтын савыт-сабадан ашамый…”

24 Feb 2020
Вәт өчпочмак#3. Кунакта — танылган көрәшче, спорт остасы, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов
“ВәТ өчпочмак”ның яңа көрәш,спортка бәйле, көрәшнең үзе кебек кызу һәм кызык чыгарылышы әзер! Кунакта – танылган көрәшче, спорт остасы,дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов. 1:30 – Көрәш – матур егетләр урынымы? Көрәшкә кызыксыну бармы? 2:58 – Көрәшкә тамашачыны ничек җәлеп итәргә? 4:25 -“Кешегә ярыйбыз диеп…” 5:43 -“Ә кайчан көрәшергә соң?!..” 7:00 – Көрәштә Корбан Бәрдыев системасы турында 8:55 – Кагыйдәләр үзгәртү кайчан туктар? 9:17 – “Кысыла, кысыла Тукайлар туган…” 10:00 – “Өтүкән” перфомансына Азатның нинди катнашы бар? 12:52 – Көрәшнең фәлсәфәсе нидә? 14:25 – Милләт киләчәге – көрәшме?! 15:59 – Көрәшкә көчне каян аласы? 17:38 – “Көч булгач, акыл кирәкми…” 19:40 – Азат уз улыннан көрәшче ясармы? 21:09 – Көрәшнең чишмә башы – авыл 23:45 – Олимпия уеннары һәм көрәш 26:00 – Допинг һәм көрәш 27:01 – “Пенсиягә җибәрмәгез..” 28:48 – Хатын- кыз көрәшергә тиешме? 32:44 – Егетләргә каршы келәмдә кызлар көрәшенә Азат фикере 34:39 – Артистлар Сабан туенда көрәшкә урын бармы? 36:50 – Азат кемнәрнең көрәшен үз итә? 37:52 – Финанс яктан көрәшкә игътибар җитәрлекме? 41:00 – Хөкемдарлык турында

24 Feb 2020
Вәт өчпочмак#2. Кунакта — Лэйна
Татар эстрадасында шау-шу куптарган “Малай на белом Барсе” җырын башкаручы үзенчәлекле җырчы Лэйна “Вәт өчпочмакта” кунакта булды 1:27 – Лэйна Татарстанны җырдагыча яратамы? 2:53 – “Без бер команда…” 3:11 -“Малай на белом барсе”җыры – кухняда туган хит 5:57 – Нигә башта тәнкыйтьлиләр, аннары хуплыйлар? 7:42 – Лэйна өчен Элвин Грей кем: дус кынамы, әллә?… 8:54 – Җәй хитыннан соң көз хиты булырмы? 9:23 – Лэйна егет сайлый 10:33 – Алга таба Лэйнаны татар халык җырларын гына башкаручы итеп күрәчәкбез?! 11:48 – “Инстаграм”да татарча язмау – махсусмы, ялгышмы? 12:30 – Лэйнаның җырдан кала шөгыльләре 13:13 – Төрле исем-премияләр алырга теләк бармы? 14:46 – Эстрададагы дуслык 15:39 – Безгә ни җитми? 18:02 – Татар теле – трендтамы? 19:33 -Президент “Инстаграм”ына ничек эләгергә? 20:29 – Лэйна урыс эстрадасына китәрме? 21:08 – Элвин Грей белән мөнәсәбәтләр турында 21:38 – Лэйнаның әти-әнисе банкирмы? 22:53 – Тере тавышка җәйге хит! 25:36 – Лэйна йокыдан кайчан тора? 27:38 – Топ – 5 җырчы.

14 Feb 2020
Вәт өчпочмак#1. Кунакта – Алмаз Мирзаянов
Беренче кунагыбыз – татар эстрадасының танылган алып баручысы, җырчы – Алмаз Мирзаянов! 2:02 – Алмаз концертларында кешеләрнең нинди «авырткан ноктасы»на баса? 6:07 – Концерт карагач, ир-атлар да елый? 6:47 – Шигырьләрне кем сайлый? 11:15 – Артист булу өчен нинди китап укырга кирәк? (Алмазның топ-5 авторы) 14:18 – Алмазның ачуын чыгара торган сәхнә күренешләре 19:41– Эстрада – ихлас урын түгел… 22:20 – Артислар провокация белән шөгыльләнә 26:50 – Алмаз – блогер? 27:57 – Социаль челтәрләрдә реклама кыйммәтме? 29:58 – Алмаз Мирзаяновтан ЯҢА шигырьләр 33:40 – «Илфак абый төшкә керде… Үлмәгән!» Аудио плеер
Host of ВәТ өчпочмак?
Claim your podcast to manage its listing and keep your show details accurate.
Pod Engine is an independent podcast discovery and analytics service and is not affiliated with or endorsed by this podcast. Artwork and show content belong to their owners. Full legal notice.